18 августта Татарстанның Лаеш районында өч балалар бакчасы ачылды. Аларның һәрберсе 140ар урынга исәпләнгән. Сокура авылында урнашкан балалар бакчасын ачуда РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәктәпләргә, 2015-2016 уку елында 9нчы сыйныф укучылары 4 фән буенча дәүләт имтиханы тапшырачагын хәбәр итеп, хатлар юллаган, дип яза “Российская газета”. Аерым алганда, укучылар тапшырырга тиешле итиханнарның икесе мәҗбүри (рус теле, математика), икесе сайлап алынган фәннәр (физика, химия, биология, рус әдәбияты, география, тарих, җәмгыять белеме, чит ил телләре, информатика) буенча була. Дөрес, бу уку елында аттестат алу өчен укучыларга рус теле һәм математика буенча дәүләт йомгаклау сынавын уңышлы узу да җитә. Ә менә 2016-2017 уку елында исә сайлап алынган фәннәр буенча тапшырылган имтихан нәтиҗәләре дә исәпкә алыначак. Сынауны “икеле”гә тапшырган укучыларга имтиханны яңадан тапшыру рөхсәт ителәчәк.