Татарстанның мәгариф оешмаларында капиталь ремонт 98 процент башкарылган

2015 елның 19 августы, чәршәмбе

Татарстанның   мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонт 98 процент башкарылган, 64 мәгариф оешмасында эшләр тулысынча төгәлләнгән. Әтнә, Алексеевск, Яңа Чишмә, Әлки районнарында һәм Казанның берничә мәктәбендә эшләр сроктан артта кала,  шулай да, 25 августка төгәлләргә планлаштыралар.

Шулай итеп, капиталь ремонт объектлары исемлегенә 136 мәгариф оешмасы эләккән, шул исәптән 119 мәктәп, 7 коррекцион мәктәп һәм 10 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы. Бу учреждениеләрне ремонтлауга ТР Министрлар Кабинеты карары белән 2,5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Шулай ук агымдагы елда ТР Министрлар Кабинеты карары буенча ресурс үзәкләре биналарын һәм 9 урта һөнәри белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау өчен бюджеттан 681 млн сум бүлеп бирелгән. Бүгенгә төзелеш-монтажлау эшләре 96 процентка үтәлгән, өч объектта эшләр тулысынча төгәлләнгән.

Агымдагы елда 1830 мәгариф оешмасы 380 мең укучы (шул исәптә 44 меңнән артык беренче сыйныфка баручыны) кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International