Максатлар һәм бурычлар

 


Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф, фән һәм инновация өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыра, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән системасы белән идарә итә, закон тарафыннан билгеләнгән очракта, дәүләт хакимиятенең башка башкарма органнарының бу өлкәсендәге эшчәнлеген координацияли.

Министрлык бурычларына түбәндәгеләр керә:
 

  • Мәгариф һәм фән өлкәсендә дәүләт сәясәтенең өстенлекләрен гамәлгә ашыруда нәтиҗәле чаралар булдыру;
  • Белем алучы һәм тәрбияләнүче кешенең конституция гарантиясен һәм законлы интересын, шулай ук, белем бирә торган учреждениядә эшләгән педагогик хезмәткәренең хокукын һәм законлы интересын тәэмин итү;
  • Мәгариф үсеше механизмнарын формалаштыру һәм Республиканың инновация үсешендә социаль-икътисадый ихтыяҗына һәм стратегик программасына туры килгән милли-төбәк компонентлары;
  • Татарстан Республикасы тарихын, мәдәниятын, милли традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кайтып калган милли мәгарифне һәм тәрбияне камилләштерү, Татарстан Республикасы дәүләт телләрен өйрәтүдә нәтиҗәле технологияләр куллану;
  • Фәни-мәгариф эшчәнлектә яңа формалар һәм технологияләр кертү һәм куллану.


Министр функцияләренә түбәндәгеләр керә: 

  • Мәгариф, шул исәптән мәктәпкәчә булган белем бирү, урта белем бирү эшчәнлеге, урта һәм югары профессиональ белем бирү белән идарә итү (Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарында каралган вәкаләтләр кысаларында), урта белем бирү учрежденияләрендә балаларга өстәмә белем бирү эшчәнлеге белән идарә итү, профессиональ өстәмә белем бирү һәм профессиналь башлангыч белем бирү эшчәнлеге белән идарә итү; шулай ук, ятим балаларга, әти, әни тәрбиясез калган балаларга, сәламәтлеге чикләнгән балаларга, үз-үзен девиантлы тоткан балаларга һәм үсмерләргә белем бирү;
  • Татарстан Республикасы дәүләт белем бирү учрежденияләренең фәнни, фәнни-техник һәм фәнни оешмалар эшчәнлеге белән идарә итү;
  • Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарына беркетелгән эшчәнлек төрләрен лицензияләү.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры  Хадиуллин Ильсур Гәрәй улы.

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:15

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International