2015-2016 уку елында 9нчы сыйныф укучылары 4 фән буенча дәүләт имтиханы тапшырачак

2015 елның 19 августы, чәршәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәктәпләргә, 2015-2016 уку елында 9нчы сыйныф укучылары 4 фән буенча дәүләт имтиханы тапшырачагын хәбәр итеп, хатлар юллаган, дип яза “Российская газета”. Аерым алганда, укучылар тапшырырга тиешле итиханнарның икесе мәҗбүри (рус теле, математика), икесе сайлап алынган фәннәр (физика, химия, биология, рус әдәбияты, география, тарих, җәмгыять белеме, чит ил телләре, информатика) буенча була. Дөрес, бу уку елында аттестат алу өчен укучыларга рус теле һәм математика буенча дәүләт йомгаклау сынавын уңышлы узу да җитә. Ә менә 2016-2017 уку елында исә сайлап алынган фәннәр буенча тапшырылган имтихан нәтиҗәләре дә исәпкә алыначак. Сынауны “икеле”гә тапшырган укучыларга имтиханны яңадан тапшыру рөхсәт ителәчәк.

“Дәүләт йомгаклау аттестациясен узмаган яки икедән артык фән буенча сынаудан нәтиҗәләре канәгатьләнерлек булмаган яки имтиханнарның берсен өстәмә вакытта яңадан тапшыра алмаган укучылар икенче тапкыр имтиханнарны 2017 елның 1 сентябреннән иртәрәк тапшыра алмаячак”, – диелә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте рәсми хатында.

Искәртеп узыйк: моңа кадәр 9нчы сыйныфлар рус теле һәм математика буенча имтихан тапшырды. Калган фәннәр буенча имтиханнарга алар барып та тормаска мөмкин иде. Нәтиҗәдә, укучыларның белемнәре, нигездә, 2 фән буенча гына бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International