Татарстанның Лаеш районында югары җитәкче даирәләр катнашында өч балалар бакчасы ачылды

2015 елның 19 августы, чәршәмбе

18 августта  Татарстанның Лаеш районында өч балалар бакчасы ачылды. Аларның һәрберсе 140ар урынга исәпләнгән.

Сокура авылында урнашкан балалар бакчасын ачуда РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. 

Сокура авылында “Ромашка” балалар бакчасы төзелеше гыйнварда башланган иде. Ике катлы бинаның мәйданы 2446,2 кв метр тәшкил итә. «Ромашка» да 2,5-7 яшьлек балалар өчен 6 төркем эшләячәк.

“Татарстанда гамәлгә ашырыла торган программа уникаль, әмма башка төбәкләрдә дә балалар бакчалары күп төзелә. Татарстанда электрон чират, башкаларга караганда, яхшырак һәм тизрәк эшли башлады. Гомумән, республика электрон хезмәтләрдән файдалану буенча алда бара, - дип билгеләп үтте Игорь Шувалов. - Мин Татарстанга, бистәме ул, авылмы, зур шәһәрме, -  һәрвакыт бик теләп киләм. Кешеләрнең никадәр зур эшләр башкаруына шаккатам. Зирәк җитәкчелектән башка мондый нәтиҗәләргә ирешеп булмыйдыр”, - диде РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары.

“Күп изге эшләр башкарабыз. Әмма балалар бакчасы - илнең, республиканың киләчәге өчен иң кирәклесе. Узган ел 56 балалар бакчасын файдалануга тапшырдык, быел – 75. Татарстан тарихында мондый хәлнең булганы юк иде”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Балалар бакчасы мөдире рәхмәт сүзләре белдерде. Балалар исә бәйрәм концерты тәкъдим итте.

Кунаклар видеоконференцэлемтә буенча Зур Кабан авылында “Ладушки” һәм Лаешта “Рябинки” балалар бакчасын ачты. Төзүчеләр балалар бакчалары символик ачкычларын мөдирләргә тапшырдылар.

Әлеге балалар бакчалары да 140 урынга исәпләнгән, аларда 1,5-7 яшьлек балалар өчен 6 төркем эшлиячәк. “Рябинки” балалар бакчасында 2-3 яшьлек балаларга татар теле дә өйрәтеләчәк.

“Сезнең Президентыгыз балалар бакчаларына электрон чиратлар кертте. Безгә килгән саен яңа балалар бакчалары күрсәтәләр. РФ Хөкүмәте исеменнән ТР җитәкчелегенә рәхмәт белдерәм. Хәерле юл!” - диде И.Шувалов, Татарстанда мәгариф тармагы искиткеч булуын ассызыклап.

“Сезнең белән бергә шатланам. Бу балалар бакчалары кирәк. Белем алу балалар бакчасыннан башлана. Булачак укучының җаваплы этабы шунда уза”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International