Казан укытучылары белем бирү өлкәсендә инновацион технологияләр буенча фикер алышачаклар

2015 елның 19 августы, чәршәмбе

Ел саен уздырыла торган мәгариф хезмәткәрләренең шәһәркүләм август конференциясенең пленар утырышы Казанда 27 августта узачак. Конференциянең төп фикер алышу темасы – “Заманча мәгариф: тигез мөмкинлекләр – инновацион технологияләр – шәхси җаваплылык”.

28 августта исә районнар күләмендә август конференцияләренең пленар утырышлары узачак, дип хәбәр итә Казанның мәгариф идарәсе.

Конференция башланганчы, Казанның мәгариф идарәсе порталында электрон “Kazanobr.ru” фәнни-методик журналның 11нче номеры чыгачак: ул Физика елына багышлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International