ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Нурлатның 3 нче санлы мәктәбе укучылары Алинә Мәхмүтова, Зәринә Булатова, Ләйсән Хәйруллина һәм Энҗе Рәхимова сыйныф җитәкчеләре, татар теле укытучысы Лилия Баһаветдинова белән берлектә, элеккеге тимурчылык традициясен кире кайтарырга булганнар.
Мәктәп укучылары 3 нче декабрьдә язачак йомгаклау иншалары темалары имтиханга 15 минут кала билгеле булачак. Бу хакта бүген Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәт башлыгы Сергей Кравцов ведомствоның ситуацион-мәгълүмати үзәгендә уздырылган матбугат конференциясендә хәбәр итте, дип белдерә ТАСС.
2015 елда мәктәп тәмамлаучылар һәм абитуриентлар БДИны өч этапта тапшырачак. Расписание проекты әзерләнгән һәм килештерү уза, дип хәбәр итә "Интерфакс".
Татарстан Республикасы, Төмән өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе, Мәскәү, Крым, Севастополь – 22 сентябрьдә башланып киткән югары сыйныф укучылары арасында ел саен үткәрелә торган”Россия электрон дөньяда” дип аталган тарих, җәмгыять белеме һәм рус теленнән интерактив олимпиадада иң актив катнашучылар.
Зәйнең Түбән Биш авылы мәктәбе - быелгы уку елында район башлыгы грантына ия булучы мәктәпнең берсе. 100 мең сумлык сертификат мәктәптә уңышлы эшләп килүче техник иҗат түгәрәге эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк итү максатында кулланылачак.
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаменты урта мәктәпне тәмамлау турындагы аттестатны  БДИ тапшырмыйча  бирү мәсьәләсен карарга әзер. Бу хакта илдә мәгариф сыйфатын арттыруга багышланган Гомумроссия халык фронты форумында Сергей Кравцов хәбәр итте.
8-30 октябрьдә Республика олимпиада үзәге Татарстан Республика Мәгарифне үстерү институты белән берлектә Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабы жюри әгъзалары өчен семинарлар уздыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International