8-30 октябрьдә Республика олимпиада үзәге Татарстан Республика Мәгарифне үстерү институты белән берлектә Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабы жюри әгъзалары өчен семинарлар уздыра. Семинарларда олимпиаданың региональ этабы жюри әгъзалары вәкилләре, укытучы-тьюторлар һәм ТР Мәгарифне үстерү институтының гомуми һәм коррекцион (махсус) психология һәм педагогика кафедрасы укытучы-психологлары чыгыш ясый.