Нурлат тимурчылары әби-бабайларга булыша

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе

Нурлатның 3 нче санлы мәктәбе укучылары Алинә Мәхмүтова, Зәринә Булатова, Ләйсән Хәйруллина һәм Энҗе Рәхимова сыйныф җитәкчеләре, татар теле укытучысы Лилия Баһаветдинова белән берлектә, элеккеге тимурчылык традициясен кире кайтарырга булганнар. Замана тимурчылары Шикәрчеләр микрорайонында яшәүче Әхмәтовлар гаиләсенә ярдәм итәргә булганнар. Зәки Яруллович һәм Гөлсирә Мингалимовна күптән инде 80 яшьне узганнар. Алар шәхси йортлары белән яшиләр. Игелекле эшләр марафонын укучылар өйне җыештырудан башлаган. Өлкәннәр көнен дә игътибарсыз калдырмаганнар, бүләкләр белән килеп, сәламәтлек, озын гомер теләгәннәр. Укучылар бакча участогын тәртипкә китерергә һәм кышка әзерләргә дә булышачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International