Татарстан укучылары – Президент китапханәсе олимпиадасында иң актив катнашучыларның берсе

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы, Төмән өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе, Мәскәү, Крым, Севастополь – 22 сентябрьдә башланып киткән югары сыйныф укучылары арасында ел саен үткәрелә торган”Россия электрон дөньяда” дип аталган тарих, җәмгыять белеме һәм рус теленнән интерактив олимпиадада иң актив катнашучылар. Президент китапханәсе олимпиадасында катнашырга чакырганнан соң октябрь уртасына Россиянең 78 регионыннан 2 меңгә якын мәктәп укучысы катнашу теләген белдергән. Олимпиадада кайда яшәвенә карамастан һәркем катнаша ала. Бәйге турында тулырак мәгълүмат олимпиада порталында урнаштырылган: http://olympiada.prlib.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International