Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаменты тугызынчы сыйныф укучыларына БДИ тапшырмыйча аттестат бирү мәсьәләсен карарга әзер

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаменты урта мәктәпне тәмамлау турындагы аттестатны  БДИ тапшырмыйча  бирү мәсьәләсен карарга әзер. Бу хакта илдә мәгариф сыйфатын арттыруга багышланган Гомумроссия халык фронты форумында Сергей Кравцов хәбәр итте. “Миңа чыннан да  Гомумроссия халык фронты форумы түгәрәк өстәлләренең берсендә модератор булган, Санкт-Петербург шәһәре лицееннан математика укытучысы  Сергей Рукшин әлеге тәкъдим белән мөрәҗәгать итте, - диде Кравцов. – Без әлеге мөмкинлекне карарга әзер, тик бу хакта  профессиональ һәм әти-әниләр берләшмәләре вәкилләре белән берлектә четрекле фикер алышу булырга тиеш”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International