Казанда WorldSkills стандартлары буенча күрсәтмә имтиханнар уза

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Бүген Халыкара көнкүреш хезмәте күрсәтү көллиятендә пешекче компетенциясе буенча WorldSkills стандартлары кысаларында күрсәтмә имтихан узды. Студентлар 5 сәгать 30 минут эчендә 2 этап кысаларында биремнәр башкарырга тиеш иделәр. Бу вакыт аралыгында балалар эшләрен сертификацияләнгән бәйсез эксперт күзәтте һәм билгеле пунктлар буенча баллар куйды. Соңырак әлеге балларны махсус электрон программага кертәчәкләр, нәтиҗәдә объектив билгеләр исәпләнәчәк.

WorldSkills Россия берлеге белән килешү буенча Республикада 10-17июнь көннәрендә 9 компетенция буенча күрсәтмә имтиханнар уза. Биредә Республикадан 200 студент катнаша. Әлеге имтиханны уздыру мәйданчыклары стандарталр буенча җихазланырга тиеш. You Tube каналында трансляция дә алып барыла. Аны җирнең төрле ноктасыннан карап була. Әзерләнү өчен һәрбер студентка 3 көн вакыт кирәк. Мәгариф һәм фән министры беренче урынбасары Андрей Поминов сүзләренчә: “Без зур тәҗрибә һәм иң мөһиме, теге яки бу белем бирү оешмасы белгечләр әзерләү сыйфаты турында мәгълүмат алабыз. Күрсәтмә имтихан балаларга белем биргән укытучылар, алар белем алган көллиятләрдә уздырылмый, әлеге имтиханны бәйсез кешеләр, бәйсез экспертлар уздыра”, - ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International