Казанда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең региональ этабы финалында җиңүчеләр билгеләнде

2024 елның 29 апреле, дүшәмбе

2024 елның 24 апреленнән 27 апреленә кадәр Казанда Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең региональ этабы финалы булды.

Фестивальне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» региональ иҗтимагый оешмасы һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе оештырды.

Татарстан муниципаль берәмлекләренең 36 җыелма командасыннан 144 егет һәм кыз IV һәм V дәрәҗә  ГТО комплексы нормативларын үтәүдә катнаштылар : 60 һәм 1500/2000 метрга йөгерү, озынлыкка сикерү, йөзү, электрон коралдан ату, ГТО эстафетасы һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International