Бүген Нокса урманында өмә узды

2024 елның 29 апреле, дүшәмбе

Анда 600 дән артык кеше , шул исәптән Казан шәһәре Совет районының 20 яшьармиячесе һәм «ЮНАРМИЯ» ВВПОД төбәк бүлеге штабы башлыгы Бородин Александр Ильич катнашты.

Үзәк өмәдә катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Р. Миңнеханов сәламләде. Республика җитәкчесе экология оешмалары активистлары белән аралашты, алар үз проектлары турында сөйләде, яшь армиячеләргә һәм юннатларга аерым игътибар итте  һәм өмәгә старт бирде.

Рөстәм Нургалиевич билгеләп үткәнчә, экология һәрберебезнең үзеннән  башлана һәм без үзебез Татарстанның табигать ресурсларының торышын күзәтергә тиеш.  Волонтерлар белән бергә Рөстәм Миңнеханов агач һәм куаклар утыртуда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International