Бүген “Адымнар-Алабуга” полилингваль белем бирү комплексында ата-аналар өчен республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова катнашты.
Алабугадан Габдуллина Елена Гран-при яулады. Казан шәһәреннән Ләйсән Даутова - 1 урын, Лениногорск районының Кирлегәч авылыннан Җиһангирова Рәмзия һәм Казан шәһәреннән Сафина Гөлфия - 2 урын, Минзәлә шәһәреннән Абдуллина Ләйсән һәм Нуриева Илсинә Чаллыдан Вәлиуллина Айгөл 3 урын яуладылар.