Татарстан Республикасы районнарында, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә югары милли һәм иҗтимагый үзаңга һәм һөнәри осталыкка ия булган, хезмәттәшләре һәм укучылары арасында югары абруйга ирешкән укытучыларны ачыклау максатыннан «Мәгариф» журналы редакциясе «Авыл укытучысы–2017» бәйгесен игълан итә.
Конкурста Татарстан һәм Россия регионнарының район үзәкләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә, бистәләрдә, авылларда эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре катнаша. Катнашучыларның иҗади фикерләү осталыгын, методик һәм практик күнекмәләргә ия булу дәрәҗәсен, педагогик тәҗрибәсен мөмкин кадәр тулырак ачыклау максатыннан, конкурс 3 этапта уздырыла.
I этапта катнашучылар 2017 елның 1 нче мартыннан 30 нчы июненә кадәр редакция тәкъдим иткән 4 теманың берсенә эссе язып җибәрергә тиеш.
Темалар:
1.«WORLDSKILLS –2019: булачак чемпионнар бездә тәрбияләнә».
2.«Милләт киләчәге – лидер яшьләр кулында».
3.«Укытучы һөнәре – яшәү рәвешем».
4.«Әхлак тәрбиясе–көн таләбе».
«Авыл укытучысы–2017» бәйгесе турында өстәмә мәгълүмат белән «Мәгариф» журналы редакциясендә (Казан ш., Декабристлар ур., 2), www. magarif-uku.ru сайтында, журналның vk.com, facebook.com челтәрләрендәге журнал сәхифәләрендә танышырга була.