24 октябрьдә Казан радиомеханика көллиятендә “Киләчәк безнең кулларда!” республикакүләм фәнни-тикшеренү конкурсы үтте. Конкурсның төп максаты – студентлар арасында фән һәм техника казанышларын, аларның фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә активлаштыру өчен фәнни белемнәрне популярлаштыру, фәнни-тикшеренү эшләренең сыйфатын яхшырту, сәләтле һәм иҗади актив студентларны барлау һәм аларга үсергә ярдәм итү, студентларның фәнни-тикшеренү сәләтләрен үстерү һәм аларда үз һөнәрләренә карата кызыксыну уяту.
Конкурста 40тан артык һөнәри белем бирү оешмасы катнашты. Республикабызның барлык районнарыннан студентларның 80нән артык фәнни-тикшеренү эше кабул ителде. Конкурсның икенче турына түбәндәге 3 номинация буенча 15 иң яхшы хезмәт сайлап алынды: “Мин һәм минем һөнәрем”, “Мин тәкъдим итәм” һәм “Минем җәмгыятьтәге позициям».
Конкурс нәтиҗәләре