Татарстанда “Илһам” Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

2024 елның 24 апрелендә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында яшь шагыйрьләрнең һәм язучыларның “Илһам” бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Конкурсның  февральдән алып  мартка кадәр узган читтән торып этабында Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 600 дән артык  кеше  катнашты. Март аенда жюри  зона этабында  Чистай, Арча, Казан, Яр Чаллы һәм Мөслимнән  300 катнашучының- беренче турда җиңүчеләрнең эшләрен карады.

Җиңүчеләрне бүләкләү көнендә танылган шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглар һәм журналистлардан мастер-класслар, Казан федераль университеты буенча экскурсияләр, концерт программасы оештырылды.Җиңүчеләргә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары һәм электроника кибетләренең бүләк сертификатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International