Лаеш техник-икътисадый техникумын тәмамлаучылар "Эшмәкәрлек” компетенциясе буенча үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
Белем бирү учреждениесе республикада демонстрацион имтихан үткәрү үзәкләренең берсе булып тора. Студентлар WorldSkills стандартлары нигезендә төзелгән биремнәр үтәделәр. Бәйсез экспертлардан торган жюри катнашучыларның белемнәрен һәм күнекмәләрен бәяләде.