Бүген Казан шәһәре Киров районының 182 нче политехник лицеенда чит телләр укытучыларының республика форумы үткәрелә. Оештыручылар - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан федераль университеты. Форумда «Чит тел» фәне өлкәсенә кураторлык итүче район методик берләшмәләре җитәкчеләре, инглиз, француз һәм немец телләре укытучылары катнаша.