Рәфис Борһанов яшь укытучыларга бүгенге заман педагогының төп сыйфатларын атады

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Бүген ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов яшь укытучылар белән очрашуда  бүгенге заман педагогы ия булырга тиешле төп сыйфатларны атап үтте. Очрашу Казандагы 180нче гимназиядә яшь укытучыларны укытучы һөнәренә кабул итү тантанасы барышында узды.

“Укытучыга карата булган таләпләр элек нинди булса, бүгенге көндә дә алар үзгәрешсез кала. Беренчедән, ул үзе сайлаган һөнәрне нык яратырга тиеш. Икенчедән, үзе белем бирә торган балаларны яратырга тиеш. Монысы беренче чиратта. Өченчедән, үз фәнен бик яхшы белергә тиеш. Әлбәттә, фәнне белү дәрәҗәсе бүген яңа технологияләр куллану белән аерылып тора. Аларны куллана белү бик мөһим”, - диде мәгариф һәм фән министры.

Рәфис Борһанов яшь укытучыларга “Киләчәк укытучысы” федераль проекты турында да сөйләде. Аны тормышка ашыру педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри үсешенең милли системасын кертүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International