Рәфис Борһанов «Тартария» Төбәкара форумында катнашучылар белән очрашты

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

«Тартария» балалар һәм яшьләрнең иҗади сәләте Төбәкара форумы 6 – 20нче август көннәрендә «Заречье» лагеренда уза. Форумда Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан югары сыйныф укучылары,  Россия Федерациясенең 14 төбәгеннән  һәм Казахстан Республикасыннан килгән укучылар катнаша. Казанга барысы 300 укучы җыелды.

Форум шартлы рәвештә 4 белем бирү блогына:  медиа (фото, видео, кино әзерләү, соцчелтәрләр, блогерлык), иреклелек (социаль эш, экология, спорт), шәһәр проектлары (туризм, архитектура, шәһәрне төзекләндерү), мәдәният (хореография, вокал, сынлы сәнгать, иҗат) бүленде. Һәр отряд смена дәвамында, кечкенә төркемнәргә бүленеп, үз блогының темасы буенча берничә проект әзерләде. Биредә теләге булган балалар үзләренә ошаган тема буенча шәхси проект та әзерли ала. Проектлар әзерләү буенча һәр көнне мастер-класслар, республика һәм Россия экспертлары белән очрашулар үткәрелде.

Бүген укучылар ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов белән очрашты. Очрашу барышында укучылар үзләренең проектлары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International