Казанда «Биосфера» XXIV экологик лагерь-мәктәбе узды

2018 елның 14 августы, сишәмбе

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиадалар үзәге «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында сәләтле балалар өчен «Биосфера» XXIV экологик лагерь-мәктәбе узды. Лагерь эшчәнлегендә экологик олимпиадаларда җиңгән һәм призлы урыннарны яулаган, конференциядә дипломант булган, муниципаль, республика һәм Россия дәрәҗәсендә үткәрелгән бәйгеләрдә һәм слетларда җиңүгә ирешкән 75 укучы катнашты. Биредә барлык балалар да гомуми экология, үсемлекләр экологиясе, хайваннар (умыртка сөякле һәм умыртка сөяксез), кеше экологиясе, гидробиология, туфракны өйрәнү, урманнарны өйрәнү, тикшеренү проекты фәннәре буенча белем нигезләрен үзләштерделәр. Теория өйрәнүдән тыш, катнашучылар табигый материаллар белән дә эшләде, һәр фәннән тикшеренү эшенең методикасы белән танышты, үзләренең фәнни эшләренә материал туплады. Шулай ук укучылар спорт ярышларында, квест, викториналарда (эрудиционнарда) катнашты.

Лагерь-мәктәп кысаларында яшь экологларның XXIV республика слеты һәм яшь урманчыларның ХХ республика слеты да узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International