18 февраль көнне 10:30 чемпионатның финалы узачак. Исегезгә төшерәбез, чемпионатка старт 16 февраль көнне бирелде. Татарстан Республикасының алдынгы мәктәп баскетбол командасы исеме һәм Идел буе федераль округы чемпионатында республика данын яклый алу өчен егетләр һәм кызлар командалары көрәште. Җиңүчеләрне бүләкләү һәм ябылу тантанасы 18 февральдә 17:00 “Баскет-холлда” узачак.