15-19 гыйнварда белем бирү оешмаларында белем алучы, проектлы эш белән шөгелҗләнүче балалар өчен “Инноватор Навигатор” читтән торып өйрәтә торган мәктәбе узды. Мәктәпнең максаты – катнашучыларга үзләренең проектларын коммерцияләргә ярдәм итү һәм төрле юнәлештәге стартапларны булдыру, аларны үстәрү өчен навигация эшләү.
Мәктәп программасында - әйдәп баручы белгечләр лекцияләре, мастер-класслар һәм тренинглар. Әлеге проектны оештыручылар – ТР мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге.