Республика фәнни-гамәли конференциясе галим, коллекционер А.Ф. Лихачевның (1832-1890) 185-еллыгына багышланды. Конференциянең төп темасы – “Музей – белем бирү территориясе”.
Заманча музейлар үсеп килүче буында рухи-әхлакый фикерәү формалаштыруда зур роль уйный. Тарих һәм сәнгать әйберләрен күрә алу мөмкинлеге ярдәмендә музей балаларны тәрбияләү, социальләштерү һәм өйрәтү мәсәләләрен хәл итә. Татарстан Республикасы милли музее мөстәкыйль фәнни дисциплиналар буларак музей педагогикасы уңышларына нигезләнеп, үзен республиканың фәнни-белем бирү һәм методик үзәге булырак позицияли.