«Бала хокук даирәсендә» видеороликлар бәйгесе игълан ителде

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстанда «Бала хокук даирәсендә» дип аталган мәгълүмати-социаль видеороликлар бәйгесенең гариза бирү этабы башланды. Бу хакта «Татар-информ»да узган мәгълүмат конференциясендә Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина хәбәр итте.

Бәйгедә алтыдан утыз яшькә кадәр булган балалар һәм өлкәннәр мөстәкыйль рәвештә һәм төркем яки иҗади коллективлары белән бергә катнаша ала.

Бәйге дүртенче тапкыр үткәрелә. Оештыручылар сайтында чараның катгый регламенты урнаштырылган.

20 ноябрьдә, Бөтендөнья балалар көнендә, тантаналы йомгаклау узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International