КМҖБ дәресләргә чакыра

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

"Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе" АҖ 7-9 сыйныфта укучыларны, урта һөнәри белем алучы студентларны техника иҗаты түгәрәкләренә чакыра. Дәресләр "Газодинамика һәм газотурбинный двигательләр", "Автоматлаштыру һәм механизацияләү", "3D-модельләштерү һәм ЧПУ технологиясе" юнәлешләре буенча узачак.

Дәресләрне двигательләр төзү өлкәсендә югары квалификацияле, белем бирү оешмаларында укыту тәҗрибәсе булган дәрәҗәле белгечләр алып барачак.

Түгәрәкләр "Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе" АҖ укыту-җитештерү үзәгендә, Казан шәһәре, Дементьев урамы, 1 йорт адресы буенча узачак. Белешмәләр өчен телефон: (843) 294-76-21.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International