Татарстанда иң яхшы капремонтлы һәм уку елына әзерлекле белем оешмасы сайланган

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

Татарстанда иң яхшы капиталь төзекләндерү ясалган һәм яңа уку елына иң яхшы әзерлекле белем бирү оешмаларын сайлау республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясалган. 

Исегезгә төшерәбез, 28-31 август көннәрендә белем бирү, өстәмә белем бирү, һөнәри белем бирү оешмалары арасындагы бәйгенең финалы узды.

Финалда смотр бәйгенең зона турларында беренче урын алган белем бирү учреждениеләре катнашкан. Экспертлар төркеме 200дән артык белем бирү оешмасында булган, шуларның 117 зона турлары җиңүчесе дип табылган.

Бәйге инфраструктураны камилләштерү, капремонтны сыйфатлы дәрәҗәдә үткәрү, белем бирү оешмаларының уңышлы тәҗрибәсен хуплау һәм тарату, педагогик коллективларны яңа уку елына әзерләнүен стимуллау максатыннан оештырылган.

Бәйге нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы шәһәр белем бирү оешмасы” номинациясендә - Казанның 179нчы мәктәбе, “Иң яхшы авыл белем бирү оешмасы” номинациясендә – Яңа Чишмә районының Черемуховская мәктәбе, “Иң яхшы һөнәри белем бирү оешмасы” номинациясендә Буа ветеринар техникумы җиңүче булып табылган.

Иң яхшы өстәмә белем бирү оешмасы булып Минзәлә районының Балалар иҗаты йорты табылган. “Балалар бакчаларының иң яхшы капиталь ремонты” номинациясендә беренче урынны Чаллының 25нче санлы балалар бакчасы яулаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International