ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Россия вузларында абитуриентларны укырга алу буенча беренче этап тәмамлана һәм кабул итү кампаниясенең икенче этабы башлана, дип хәбәр итә Россия мәгариф һәм өлкәсендә күзәтчелек хезмәте.

 Татарстанда традицион "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе башланды. Ул 2007 елдан алып яңа уку елы алдыннан үткәрелә - 1 сыйныфка керүчеләргә букчалар бүләк ителә. Бүген Югары Ослан районының Макулово урта мәктәбендә, шулай ук Яшел Үзәннең Балалар иҗаты үзәгендә мәктәп портфельләре тапшырылды.

«Россия яшьләр берлеге» Республика җәмәгать оешмасының Татарстан төбәк бүлегендә җитәкче алышынды – берлектә яңа җитәкче итеп Ирина Нурмөхәммәтова билгеләнде. Бу хакта “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” төбәк бүлегенең чираттан тыш конференциясе барышында билгеле булды.

Әгерҗе районы Девәтернә мәктәбен төзекләндерүгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 13,4 млн сумлык ярдәм күрсәтте. Мәктәп 1989 елда гына төзелгән булса да, яңгыр яуганда түбәдән коридор, сыйныф бүлмәләре, спортзалга су үтүдән интеккәннәр биредә. Хәзер инде алар өчен көчле яңгырлар да куркыныч түгел. Түбә алыштырылгач, җиңел сулап куйганнар. Мәктәпнең эчен дә, тышын да төзекләндерәбез, дигәч янә сөенечтән нишләргә белмәдек, диләр укытучылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International