Россия вузларында кабул итү кампаниясенең икенче этабы башлана

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

Бүген Россия вузларында абитуриентларны укырга алу буенча беренче этап тәмамлана һәм кабул итү кампаниясенең икенче этабы башлана, дип хәбәр итә Россия мәгариф һәм өлкәсендә күзәтчелек хезмәте.

Икенче этапта абитуриентларны төп конкурс урыннары 100 процентка тулганчы кабул итәләр, дип ачыклык кертә ведомство.

6 августта төп конкурс урыннарына керүчеләр исемлегендәге абитуриентлардан ризалык турында гаризалар кабул итү тәмамлана.

8 августта вузларның мәгълүмат стендларында һәм рәсми сайтларында конкурс урыннары беткәнче үк ризалык турында гариза биргән абитуриентларны уку йортына кабул итү турындагы боерыклар урнаштырылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International