Татарстан төбәкләрдән беренче булып Россия мәктәп укучылары хәрәкәте сафына басачак

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

«Россия яшьләр берлеге» Республика җәмәгать оешмасының Татарстан төбәк бүлегендә җитәкче алышынды – берлектә яңа җитәкче итеп Ирина Нурмөхәммәтова билгеләнде. Бу хакта “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” төбәк бүлегенең чираттан тыш конференциясе барышында билгеле булды.

Көн тәртибендә шулай ук совет составына «Юнармия» Бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәтенең бүлек рәисе Александр Бородинны һәм Ата-аналар ассоциациясенең бүлек сәркатибе Анатолий Венедиктовны кертү мәсьәләсе дә каралды.

Конференциядә, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып, республиканың укучылар тарафыннан идарә ителә торган 50 мәктәп лидерлары катнашачак беренче слетка әзерлек барышы каралды. Слет барышында әлеге белем йортларының педагог-оештыручылары өчен методик семинар үтәчәк.

Слетның төп этабы - Татарстанны тантаналы рәвештә Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенә кабул итү булачак. Татарстан төбәге беренче булып рәсми рәвештә Россия мәктәп укучылары хәрәкәте сафына басачак. Тантаналы вакыйга 19 августта Лаеш районында республиканың мәгариф хезмәткәрләре август конференциясе пленар утырышы алдыннан булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International