Казанда “Умники и умницы” уены финалы узачак

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Казанда “Умники и умницы” уены узачак. Уенның темасы – “Зөя һәм Болгар тарихлары”.

Уенда катнашыр өчен 29 муниципаль районнан 75 10нчы сыйныф укучылары теркәлгән.

Уен ике этапта (ярымфинал һәм финал) уздырыла. Ярымфинал 16 май көнне Республика олимпиада үзәгендә узачак.

1 тур – “Яшь туган якны йөрәнүче” – “Татарстан Республикасы һәм туган як тарихы” турында 50 сорауга 60 минут дәвамында җавап бирергә кирәк булачак.

2 тур – “Рус теле белгечләре” – әлеге биремдә рус теле буенча 15 сорау һәм аларга 45 минут дәвамында җавап бирергә кирәк булачак.

1 һәм 2 турда иң күп балл җыйган 30 катнашучы 3 турга күчә.

3 тур – “Ораторлык сәнгате”

Уенда Казанның һәм Республика мәктәпләренең район, республика, региональ, бөтенроссия һәм халыкара гуманитар (рус һәм чит ил телләре, әдәбият, җәмгыять белеме, дөнья сәнгате, икътисад, тарих) олимпиадаларында яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 10 сыйныф укучылары катнаша.

Ярымфинал нәтиҗәсендә 30 финалист билгеле булачак. Иң күп балл җыйган 9 катнашучы уенда агонист буларак, ә калган 21 теоретик буларак катнашачак. Финал 26 май көнне Казанның Яңа Савин районы 179 урта гомуми белем бирү мәктәбендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International