Бу хакта аппарат киңәшмәсендә билгеле булды.
Лагерьны ачу тантанасы 1 июньгә - балаларны яклау көнендә планлаштырыла. Шәһәрнең физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов әйтүенчә, лагерьда эшләр Татарстан Рәисы Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин ярдәме белән алып барыла.
Спорт объектларын яңарту турында сөйләгәндә, спикер Үзәк стадионны, җиңел атлетика манежын, шулай ук БРИКС уеннары узачак Бокс һәм өстәл теннисы үзәген капиталь ремонтлауның тәмамлануы турында хәбәр итте.
Халыкара ярышлар үткәрү өчен барлыгы 17 мәйданчык эшләячәк.