Бүген “Инициатива – 2017” Татарстан Республикасы балалар хәрәкәте фестивале старт ала

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

15-18 май көннәрендә “Костер” Республика балалар белем бирү – сәламәтләндерү үзәгендә “Инициатива – 2017” Татарстан Республикасы балалар хәрәкәте фестивале узачак.

Фестивальне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, “Мәктәптән тыш эшләр Республика үзәге”, “Татарстан варислары союзы” Республика җәмгыять оешмасы оештыра.

Фестивальдә Республиканың барлык районнарыннан 175 активист катнашачак.

Финал этабында, фестивальдә катнашучылар гамәлгә ашырылган экология, социаль һәм яшьләр проблемаларын чишүче 20 социаль инициатива һәм проект яклаячак. ТР премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов катнашында “Узган. Хәзерге. Булачак – Проблемалар. Эзләнүләр. Карарлар” дигән түгәрәк өстәлдә актуаль мәсьәләләр турында фикер алышачаклар.

Әлеге фестиваль гражданнарның актив позициясен формалаштыру, балалар оешмасы эшчәнлеген активлаштыру, балалар социаль инициативасын, проектларын чынга ашырырга ярдәм итү, эш тәҗрибәсе белән бүлешү максатыннан оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International