Казан ишетмәүчеләр арасында DeafSkills беренче дөнья чемпионатын кабул итә

2017 елның 28 апреле, җомга

28 һәм 29 апрельдә Казан ишетмәүчеләр арасында һөнәри осталык буенча DeafSkills беренче дөнья чемпионатын кабул итә. Яшь белгечләр ун профиль буенча ярышачак. Алар арсында химик анализ, фотография, аш-су, чәчтараш һәм, хәтта, агач эше осталыгы да бар.

“Бүген ишетмәүче кешеләрнең бик аз проценты гына тулы канлы тормыш белән яши һәм эшли. Без башкалар белән беррәттән файда китерә һәм үз эшебезнең профессионаллары була алабыз. Казан безнең хәрәкәтнең башлангыч ноктасы булачак. Без дөньяга үзебезнең файдалы кешеләр икәнлегебезне күрсәтәчәкбез”, – дип билгеләп үтте DeafSkills халыкара ассоциация президенты, Бөтенроссия ишетмәүчеләр җәмгыяте вице-президенты Станислав Иванов.

Чемпионат Казан төзелеш көллиятендә үтәчәк. Ярышларда 49 белгеч һәм 39 эксперт, шул исәптән 10 катнашучы һәм эксперт Мәскәү, Свердловск өлкәсе, Удмуртия һәм Башкортстан кебек Россиянең башка төбәкләреннән булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International