Биектаудагы “Тургай” бакчасында сабыйлар бакчада эшләп, эстетик тәрбия ала

2016 елның 12 июле, сишәмбе

Әле күптән түгел генә Биектау районы үзәгендә ачылган “Тургай” балалар бакчасы территориясе беренче җәйдә үк гөлбакчага әйләнде. Монда һәр төркемнең үзенә бүлеп бирелгән җир мәйданы бар. Җәй башында “Иң ямьле мәйдан” дигән бәйге игълан иткәннәр. Тиздән йомгак ясаячаклар.

Яз көне үк яшелләндерү проекты булдырылган. Шунда ук төркемнәр арасында бәйге дә игълан иткәннәр. Барлык төркемнәр дә эскиз ясап, шуның нигезендә тиешле үсентеләр утырттылар.

Тәрбияче Гөлнара Мәрданова белдергәнчә, балаларда әхлакый, эстетик тәрбия нәкъ менә шундый эшләрдән башлана. "Алар безнең белән бергә җирне йомшарттылар, чәчәк утырттылар, чүп утадылар, һәр чәчәкнең ничек үскәнен күзәттеләр. Бүген инде алар бакчадагы һәр чәчәкнең исемен беләләр”,- ди тәрбияче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International