Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция

2010 елның 27 феврале, шимбә

2010 нчы елның 26 нчы февралендә Әтнә муниципаль районы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция уздырылды. Мәктәпнең мондый чараны уздыруга тулы җирлеге бар: уку йорты олуг галимнең туган төбәгендә урнашкан, анда бөек мәгърифәтче иҗатына һәм тормыш юлына багышланган музей эшләп килә.
Ачылу тантанасында Әтнә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Мәрданов Габделнур Гыйльметдин улы, Әтнә муниципаль районы мәгариф бүлеге башлыгы Каюмов Айрат Фәнил улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм регионара хезмәттәшлек бүлегенең төп консультанты Әхмәдуллина Гәүһәр Габделхак кызы, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, археограф Әхмәтҗанов Марсель Ибраһим улы, тарих фәннәре докторы, профессор Ислаев Фәйзелхак Габделхак улы, филология фәннәре кандидаты, доцент Шәйхиева Гөлфия Мәүли кызы, Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар һәм архив материаллар бүлеге җитәкчесе Исламов Рамил Фәнәви улы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, “Халкым минем” тапшыруы редакторы Ләйсәнә Садретдинова катнаштылар.
Конференциядә катнашучылар күренекле галим, мәгърифәтче, педагог, тарихчы Ш. Мәрҗанинең иҗади мирасын өйрәнүне дәвам итү кирәклеген, укучыларда телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелүен ассызыкладылар.
Жюри әгъзалары 135 эшне кабул итеп, карап чыктылар.
Эшләре уңышлы дип табылган 57 укучы конференциягә чакырылды. Килгән укучылар алты секциягә бүленеп, конференциядә чыгыш ясады. Фольклор Һәм халык педагогикасы; экология, география; тарих; татар әдәбияты һәм сәнгате; “Әдәбиятта Бөек Ватан сугышы чагылышы”; “Тел язмышы”секцияләренә тәкъдим ителгән эзләнү эшләрендә укучылар татар халкының мәдәни-тарихи мирасы, гореф-гадәтләре, туган як табигате һәм экологиясе, туган тел һәм әдәбияты язмышы турындагы фикерләрен җиткерделәр.
Конференциядә җиңүчеләргә һәм нәтиҗәле чыгыш ясаучыларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды. Бүләкләү вакытында фәнни-гамәли конференциянең тирән эчтәлекле һәм нәтиҗәле булуы, укучыларның үз эшләрен җитди башкаруларына басым ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International