Татарстанның 10 меңнән артык укучысы сынау рәвешендәге йомгаклау иншасын язды

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

20 ноябрьдә Татарстанда, Россинең башка барлык төбәкләрендәге кебек үк, йомгаклау иншасын язу технологиясе сыналды. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте тарафыннан мәктәпләрнең ким дигәндә 30 проценты бу эштә катнаштырырга тәкъдим ителгән иде. Республикада сынау рәвешендәге иншаны мәктәпләрнең 50 проценты язды. Шул рәвешле, йомгаклау иншасын үткәрү технологиясен сынап карауда республиканың 514 мәктәбенншн 10 меңнән артык укучы катнашты.

Сынап карау инша мондый форматта беренче тапкыр үткәрелгәнгә күрә, имтиханны оештыруның технологияләрен эшләү өчен уздырыла. Инша нәтиҗәләре 10 көннән дә иртә билгеле булмаячак. Искәртеп узабыз, инша агымдагы уку елыннан башлап чыгарылыш имтиханнары исемлегенә кертелгән. Инша нәтиҗәсе зачет яки незачет булачак.

3 декабрьдә инде Татарстанның быел мәктәпләрне тәмамлаучы барлык 18 мең укучысы инша язачак. Инша темалары ул имтихан башланырга 15 минут кала мәгълүм булачак. Укучыларга иҗат эше өчен дүрт сәгатькә якын - 235 минут вакыт бирелә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга - 1,5 сәгатькә күбрәк. Катнашучыга үзе белән кар гельле каләм, шәхесне раслаучы документ, кирәк булган очракта - дару һәм ризык алырга рөхсәт ителә. Орфографик сүзлекләрне мәктәп комиссиясе әгъзалары бирәчәк.

Имтихан вакытында телефон һәм смартфон, фото-, аудио- һәм видеоаппаратура, белешмә материаллар, язмалардан файдаланырга, кабинетлардан инша темаларын алып чыгарга, бланк һәм темаларны фотосурәткә төшерергә ярамый. Укучылар иншаны бирелгән кара-ак теркәү бланкларында һәм А4 форматындагы язма бланкларында язачак.

Мөмкинлекләре чикле һәм инвалид укучылар өчен инша изложениегә алмаштырыла ала. 

Теләгән вакытта, йомгаклау иншасын нәтиҗәсен вузларга кергән вакытты күрсәтү өчен, мәктәпләрне алдагы елларда тәмамлаучылар да яза ала. Моның өчен алар 17 ноябрьгә кадәр иншада катнашу өчен теркәлергә тиеш. 

"Незачет" булган очракта иншаны 4 февраль һәм 6 майда яңадан язып булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International