Татарстан мәктәпләрендә беренче мәртәбә “Гагарин белән 108 минут” акциясе узачак

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
2014 елның 12 апрелендә 9 сәг.7 минуттан 10 сәг. 55 минутка кадәр Татарстанның бөтен мәктәпләрендә дә беренче мәртәбә, Юрий Гагаринның тарихи очышына, космик эшчәнлеккә, галәм тармагы ветераннарына һәм хәзерге вакытта биредә эшләүчеләргә багышланган укыту-тәрбия дәресләре һәм чаралары узачак.
“Гагарин белән 108 минут” акциясе “Җиһангирлар” инициативалы төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов тәкъдиме белән үткәрелә.
“Гагарин белән 108 минут” акциясенең максаты – мәктәп укучыларында галәмне өйрәнүгә кызыксыну уяту.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International