ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2016 ел
сишәмбе

Әле күптән түгел генә Биектау районы үзәгендә ачылган “Тургай” балалар бакчасы территориясе беренче җәйдә үк гөлбакчага әйләнде. Монда һәр төркемнең үзенә бүлеп бирелгән җир мәйданы бар. Җәй башында “Иң ямьле мәйдан” дигән бәйге игълан иткәннәр. Тиздән йомгак ясаячаклар.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына гражданнардан мәктәпләрнең 10 нчы сыйныфка укучылар кабул итүдән баш тартуы турында мөрәҗәгатьләр күп килү сәбәпле, ТР муниципаль берәмлекләренең мәгариф бүлекләре башлыклары 9нчы сыйныфларны тәмамлаучылар һәм аларның әти-әниләре белән аңлату эшләре үткәрергә кушылды.

Иске Рәҗәп урта мәктәбе тагын ике елдан 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Мәктәптә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирүнең төгәл системасы эшләнгән. Мәктәпкә заманында “Москвич” машинасы бүләк иткәннәр, республика Мәгариф һәм фән министрлыгы исә трактор биргән.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Петр исемендәге Санкт-Петербург политехника университеты ректоры, профессор Андрей Рудский белән очрашты.

Испаниянең SCImago-2016 иң яхшы дөнья фәнни-тикшеренү институтлары һәм оешмалары рейтингының чираттагы чыгарылышында Казан (Идел буе) федераль университеты Россия вузлары арасында 6 урынны биләгән.

16 июльдә Арчада «Һәрчак дуслар булып яшик без туган илдә» дип аталган  балалар фестивале узачак. Сабантуй форматында уздырылган әлеге чарада республика районнарыннан балалар катнашачак. Алар өчен чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, баганада капчык белән сугышу кебек милли уеннар оештырылачак.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International