Учреждениеләрнең әзерлеге югары, өч объектны июль аенда тапшырырга планлаштыралар. Әйтик, 35 нче микрорайонда «Акчарлак» балалар бакчасында җиһазлар урнаштыралар, Замелекесьеның 20 нче микрорайонында «Капитошка»ны һәм 14 нче микрорайонда «АБВГДЕЙКА» ны мебель белән җиһазлыйлар. Барлык учреждениеләрдә дә төркемнәр формалашкан инде. Тәрбиячеләр штатын 90% ка комплектлаганнар, тәрбияче ярдәмчеләрен җыю дәвам итә.