22нче мартта Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгында "Россиянең ел укытучысы – 2019” Бөтенроссия конкурсын оештыру комитетының беренче утырышы узды.
Чараны Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева үткәрде.
Утырышны ачып, Васильева конкурсның быел 30 еллык юбилеен билгеләп үтүен әйтеп үтте.
Ул 22нче марттан түбәндәге адрес буенча http://teacherofrussia.edu.ru/ «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының рәсми сайты эшли башлавы турында да әйтте.