10-12 гыйнварда “Дуслык” Республика олимпиада үзәгендә 7-11 сыйныф укучылары арасында физика буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Биредә катнашу өчен республиканың 38 районыннан 172 укучы килде. 12 гыйнвар көнне җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү узды. Алар арасында Югары ослан, Әлки, Азнакай, Зәй, Саба районы укучылары.