Бабич һәм Миңнеханов Түбән Камада ремонт эшләре бара торган кадет корпусында булды

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
Бүген РФ Президентының ИФОдагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада булды. Алар Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Г.Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусында тәрбияләнүчеләр белән очраштылар.
Кадет мәктәп-интернаты 2004 елда ТР Түбән Кама районының Төзүчеләр бистәсендә ачылган. Хәзер анда 300 дән артык укучы белем ала. Нигездә, алар - тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнгән, куп балалы һәм аз керемле гаиләләр балалары.
Михаил Бабич белән Рөстәм Миңнеханов корпуста капиталь ремонт һәм төзекләндерү эшләре барышы белән танышты, шулай ук төзелеш планнары буенча фикер алыштылар.
Тулы вәкаләтле вәкил инициативасы буенча, “КаДетство” проекты кысаларында, 4 округ кадет корпусы оештырылган. Бу статус тәрбияләнүчеләр өчен заманча матди база һәм югары дәрәҗәдә белем бирүне тәэмин итә. Кадет корпуслары шулай ук Башкортстан, Пермь крае һәм Удмуртия Республикасында да булдырылган.
“Михаил Бабичка инициативасы өчен рәхмәт белдерәм. Тиздән кем һәм ничек биредә урнашачагы хакында регламент эшлибез. Хәрби кеше булу өчен, билгеле, осталык кирәк һәм бу, максатка ирешү өчен, - яхшы урын”, дип сөйләде ТР Президенты.
Түбән Кама Кадет мәктәп-интернаты өч катлы. Беренче катта уку, спорт бүлмәләре, ашханә, медицина блогы һәм үзәк фойе планлаштырылган, икенче катта уку һәм административ бүлмәләр, актлар залы, музей, китапханә һәм уку залы булачак, өченче катта – уку һәм музыкаль-эстетик юнәлештәге бүлмәләр.
Кадет мәктәбе янындагы гомуми мәйдан – 1,7 га. Ә 1,5 мең кв. метрында физкультура-тернәкләндерү комплексы төзелеше ниятләнә. Анда бассейн, спорт залы, чишенү-киенү һәм административ бүлмәләр урнашачак. Бу проектның якынча бәясе 97 млн сум тәшкил итә.
Ремонтның гомуми бәясе 157 млн сум, төзелеш-монтажлау эшләренә 116 млн сумы каралган, җиһазларга – 21,5 млн сум, территорияне төзекләдерүгә -18,5 млн сум, каршылык полосалары урнаштыру өчен – 1 млн сум. Хәзер 24,2 млн сум үзләштерелгән, бу гомуми сумманың 15,4 проценты дигән сүз.
Михаил Бабич объектны карагач, ИФО кадетлар корпусында төзелеш һәм ремонт эшләре 2014 елның 15 августында төгәлләнергә тиеш, дип ассызыклады.
“Без кадет мәктәпләренең күп һәм яхшы булуы яклы. Без мөһим социаль мәсьәләне хәл итәбез. Күз алдына китерегез балалар йортлары урынына мондый уку йортлары булуын... Мөгаен, бу ятимнәр һәм сукбайлар санын шәһәр дәрәҗәсендә генә түгел, хәтта республика һәм ил күлмендә киметү мөмкинлеге бирер иде”, - дип ассызыклады ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International