Җомга көнне,10 гыйнварда, Казан шәһәренең Киров районында урнашкан балалар йортында тәрбияләнүче балалар "Ак Барс" хоккей командасында кунакта булдылар

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе
Җомга көнне,10 гыйнварда, Казан шәһәренең Киров районында урнашкан балалар йортында тәрбияләнүче балалар "Ак Барс" хоккей командасында кунакта булдылар. Балалар күптән хоккеистлар белән аралашалар һәм яраткан командаларының барлык Казанда үткән матчларында булалар.
Гадәттә хоккеистлар һәм тренерлар үзләре балалар йортына киләләр иде, ләкин бу юлы, искәрмә ясап, үзләре янына күнекмәләр залларына чакырдылар.
Чишенү бүлмәсендә җыелыш барган вакытта балалар спорткомплекс холлында урнашкан төрле турнирларда яулап алынган кубоклар җыелмасын, шул испәптән, Гагарин кубогын һәм Россия чемпионнары кубогын карадылар, фотога төшерделәр. Шуннан соң баш тренер Валерий Геннадьевич Белов балаларны хоккеистлардан башка беркем дә керә алмаган чишенү бүлмәсенә чакырды.
Балалар йорты директоры Светлана Алексеевна барысын да Яңа ел белән котлады, хоккеистларны балаларны кайгыртканнары өчен һәм балаларга "Татнефть Аренада" үткән "Ак Барс" уеннарын карау мөмкинлеген биргәннәре өчен рәхмәт әйтеп, команда капитаны Илья Никулинга балалар үз куллары белән ясаган рәхмәт хатын тапшырды.
Хоккеистлар балаларга күчтәнәчләр, клуб символикасы бастырылган баш киемнәре һәм футболкалар бүләк иттеләр. Һәр бала яраткан хоккеисты белән фотога төште һәм автографын алды.
Очрашу ахырында Валерий Геннадьевич хоккеистларның балалар белән очрашулары яхшы гореф-гадәткә кереп китүе, уен вакытында балаларның залда утырулары хоккеистлар өчен зур булышлык күрсәтүе, алар өчен бик мөһим булуы турында әйтте. Балаларга шулай ук команда исеменнән Илья Никулин рәхмәт әйтте, аларга сәламәтлек һәм яхшы билгеләргә генә укырга теләде, команда алга таба да аларга булышачагын әйтте. Ахырда барысы бергә истәлеккә фотога төштеләр. Очрашудан барысы да бик канәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International