Татарстанга Кыргызстан Республикасы делегациясе килде

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

26 апрельдән 29 апрельгә кадәр Татарстанда Кыргызстан Республикасы делегациясенең Кыргызстан Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Гөлнара-Клара Самат җитәкчелегендәге визиты уза.

27 апрельдә делегация вәкилләре Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашуда ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова катнашты. Татарстанда һөнәри белем бирү системасы турында докладны һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Анна Сидоренко тәкъдим итте.

Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәге җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин WorldSkills хәрәкәте һәм 2019 елда Татарстанда WorldSkills эшче һөнәрләре чемпионатын оештыру турында сөйләде.

Яклар мәгариф һәм фән өлкәсендә Кыргызстан-Татарстан хезмәттәшлегенең торышы турында фикер алышты, WorldSkills һөнәри белем бирү һәм хәрәкәте өлкәсендә киләчәк багланышлар юлларын билгеләде.

Кыргызстан Республикасы делегациясенең эш программасында шулай ук республиканың алдынгы югары белем бирү оешмаларында булу каралган. Бу – Казан федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты, Болгар ислам академиясе, ресурс үзәкләре һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International