Халыклар дуслыгы йортында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиаданың ябылу тантанасы узды

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

2019 елның 29нчы гыйнварында Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин катнашында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиаданы ябу тантанасы узды. Шулай ук Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең яшьләр иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча урынбасары Тәбрис Яруллин, Казан федераль университетының Л. Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Эльвира Денмөхәммәтова һәм Россия Федерациясенең 22 субъектыннан 140тан артык 8 -11 сыйныф укучылары катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International