Август киңәшмәсендә Россиянең 30 төбәгеннән 150 делегат катнаша

2017 елның 8 августы, сишәмбе

9 августта, Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында чаралар дәвам итә. "Татар-информ" алдарак хәбәр иткәнчә, 7 августта Мөслимдә мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе башланып китте. Конференциянең беренче көне инклюзив мәгариф мәсьәләләренә багышланды. Киңәшмә 15 августка кадәр дәвам итәчәк.

Педагоглар республикабыздагы милли мәгариф торышын өйрәнәчәк, киләчәккә эш юнәлешләре белән танышачак. Шул уңайдан, 8 август көнне, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов милли мәгариф кураторлары, татар телендә белем бирә торган мәгариф оемалары җитәкчеләре, Россия төбәкләрендә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче укытучылар катнашында пленар утырыш уздырды. Бу хакта министрлык матбугат хезмәте хәбәр итте.

Пленар утырышта Татарстан Республикасы Президент Аппараты, Дәүләт Советы, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре һәм Россиянең 30 төбәгеннән 150 делегат катнашты. Төбәкләрдә милли мәгарифне яшәтү, татар телен саклап калу мәсьәләсе киңәшмәдә төп сорауларның берсе булды.

Делегатлар, даими методик ярдәм күрсәткәнгә һәм төбәкләрне уку-укыту әсбаплары белән тәэмин итеп торган өчен, республика җитәкчелегенә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына рәхмәт җиткерделәр.

Исегезгә төшерәбез, семенар-киңәшмә кысаларында катнашучыларга Яшел Үзән районы мәгариф оешмаларының милли мәгариф өлкәсендәге тәҗрибәсе күрсәтелде, шулай ук күргәзмәләр, осталык дәресләре тәкъдим ителде, диелә министрлык хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International