Семинарда укытучылар акылга зәгыйф кече һәм урта сыйныф балалары өчен сулыш күнегүләре, психикалары калышкан кече һәм урта сыйныф балалары өчен игътибарлыкны үстерү уеннары, сәламәтлекләре чикле булган балалар белән аралашу этикасы, психикалары калышкан урта сыйныф балаларының мускул корсетын ныгыту өчен күнегүләр комплексы турында фикер алышты.
Укытучылар, әлеге очрашулар бер берсе белән тәҗрибә алышу өчен бик кирәкле дип билгеләделәр.